12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ислямова Нэля Николаевна33

«Дару үләннәре» проект эше

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең “1нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе” ПРОЕКТ ЭШЕ Тема: “ Тормышта дару үләннренең роле”

Максат: Укучыларда экологик һәм эстетик тәрбия формалаштыру. Дару үләннәре турында мәгълүмат туплау. Бурычлар: Укучыларда танып-белү күнекмәләрен , эзләнү эшчәлеге күнекмәләрен формалаштыру.

Үги ана яфрагы ютәлдән яхшы дәва. Шулай ук аны чәйгә өстәргә мөмкин, чөнки андый чәйнең беркемгә дә зарары юк.

Ромашка организм өчен бик файдалы үсемлек. Ашказаны ялкынсынганда антисептик ролен үти. Кан туктату, авыртуны басу үзенчәлекләре дә бар.

Кычыткан - чәнечкеле, елата торган үсемлек булса да, бик файдалы. Аны еш кына кан туктату өчен кулланалар. Гемоглобинны күтәрү өчен кычыткан төнәтмәсе эчәләр, кычыткан ашы ашыйлар.

Сары мәтрүшкә - борынгы гасырлардан ук төрле авырулардан ярдәмче буларак танылган күпъеллык үлән.Сары мәтрүшкә организмны шлаклардан чистарту ысулы буларак киң кулланыла.